24 мартта Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында март санының презентациясе узачак.
Республикада сәнгать һәм мәдәният яңалыкларын татар телендә яктыртучы бердәнбер журналның яңа саны күп популяр сәхнә әһелләренең тормыш тарихларын үз эченә алган. Биредә Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның сәнгать дөньясы һәм күңел түрендәге иң ихлас кичерешләре, Ренат Әюповның режиссёрлык эшчәнлеге үзенчәлекләре, яшь башкаручылар Лэйна һәм Зәринә Хәсәншина белән шәхси тормышлары турында ачыктан-ачык интервьюлар. Актуаль театр яңалыклары һәм татар театр артистларының эч серләре – барысы да «Сәхнә» журналының март санында.
Популяр эстрада йолдызлары һәм театр артистлары тамашачыларны 24 мартта Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында 16.00 сәгатьтә узачак «Сәхнә» журналының март санын тәкъдим итү чарасында көтеп кала. Кичәнең махсус кунаклары – театр труппасы артистлары, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариева, яшь җырчы Лэйна, Зәринә Хәсәншина, продюсер һәм автор-башкаручы Гүзәлия.
Напоминаем, что для того чтобы восстановить билет организатору можно не писать.
Если вы хотите вернуть билеты, вы можете сделать это по ссылке из письма с билетами или оформить запрос организатору в вашем  личном кабинете.